Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резеда Мөҗипова 30 елдан артык балалар сәламәтлеген кайгырта

Районның баш педиатры Резеда Мөҗипова - Казан кызы. Менә 30 елдан артык инде ул Мөслим халкының, дөресрәге, сабыйларның сәламәтлеге сагында тора.

- Ак халат кию теләге миндә сабый чактан ук бөреләнде. Әтинең биш бертуганы арасында Рәйсә исемле иң яраткан апасы бар иде. Менә шул апаның ире, минем җизнәй була инде, профессор иде. Медицина институтының дерматовенерология кафедрасы белән җитәкчелек итте. Аның хезмәтенең авыр да, җаваплы да яклары турында сөйләгәндә авызымны ачып, сәгатьләр буе тыңлап утырырга да риза идем. Гомумән, әти ягыннан нәселдә табиблар бик күп иде. Аларга кунакка барган саен табиб булу теләге көчәя генә барды, - дип искә ала Резеда Мөҗипова.

Резеда Әнәсовна 1986 елда Сергей Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый. Башкаланың 4 нче санлы бала тудыру йортында интернатура үткәннән соң, 1988 елның августында Мөслим үзәк хастаханәсендә эшли башлый.

- Резеда кечкенәдән төпле фикерле бала иде. Үз дигәненә ничек булса да ирешә торган булуы белән таң калдырган вакытлары әз булмады. Әнисе Клара апа "Кечкенә табиб" җыелмасы уенчыкларын алып биргәч, Резеда безнең белән врачлы уйнап үсте. Әнәс абый бик еш авырды, хастаханә юлын шактый таптарга туры килде аларга. Резеда, шуңадыр инде, өлкән кешеләр авырып китсә, бик авыр кичерә. Сабый чакта ул "Кечкенә балалар авырмасын өчен мин бөтенесен дә эшләячәкмен", ди иде. Әйткән сүзләре фәрештәләрнең "Амин!" дигән чагына туры килгәндер, ул хыялына иреште, - ди икетуган абыйсы композитор Риф Гатауллин.

Резеда Мөҗипова - үз һөнәренең остасы. Кайбер табибларга эндәшергә куркып торганда, хастаханә коридорында баласын кочаклап моңаеп торган әнигә ул, беренче булып, үзе эндәшә, сүзе белән, җылы карашы белән дәвалый.

Резеда Әнәсовнаның кызы Айгөл әнисе юлын сайламаган. Бердәнбер кыз булса да, аңа әнисенең назы, яратуы күп эләкми шул. Мөслимнең бала тудыру бүлегендә әледән-әле яңгырап торган бәби тавышлары кемгәдер көтелгән сөенеч бүләк итсә, Айгөл андый төннәрне бөтенләй күралмас була.

- Хастаханәгә неотложка белән көмәнле хатын-кызлар китерелгәндә төнлә дә чыгып йөгерергә кирәк. Элек бала тудыру бүлегендә бәбиләүче әниләр бик күп иде. Өйдә калдырыр кеше булмагач, кыз белән икәүләп эшкә чабабыз. Скорыйда утырып йоклаган вакытлары да булды. Өйдә калып, җылыткычка кулларын пешереп каршы алган чаклары да булды. Берсендә төнлә җәяү киттек хастаханәгә. Чабабыз, өстән яңгыр явып тора, аякта - гәлүшләр. Шулвакыт кызым ачынып: "Булмыйм мин врач, булмыйм! Эшегез тузга язмаган! Укытучы булам, матур күлмәк-түфлидән генә йөриячәкмен!" диде. Һәм сүзендә торды, Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтын тәмамлады, - ди Резеда Әнәсовна.

Тормыш иптәше Рафис абый - Югары Табын авылы кешесе. Лаеклы ялга чыкканчы янгын күзәтчелеге инспекторы булып эшләгән.

- Резеданың эшен аңлыйм. Аңа булдыра алган кадәр ярдәм итеп, терәк булып яшәргә тырышам. Чөнки улым Радик Төхвәтуллин да табиб. Ике ел районның ашыгыч ярдәм бүлеге табибы, анестезиолог булып эшләде. Киров шәһәренең ортопедия һәм травмотология федераль үзәгенә чакырып алдылар аны. Радик Резедамны ихтирам итте. Аны тормыш иптәше итеп сайлавымны хуплады. Менә сигез ел инде бәхетле, тату гомер кичерәбез, - ди Рафис Төхвәтуллин.

Балалар табибының эше җаваплы да, катлаулы да, тынгысыз да. Җитлекмичә туган балаларны дәвалау, аларга индивидуаль курслар билгеләү, районда бала тудыру бүлеге эшләгән чорда неонатолог вазыйфасын башкару, сабыйның сәламәтлегенә бәя бирү юнәлешендә бөтен барлыгын биреп эшли Резеда Әнәс кызы. Аның кулыннан йөзләгән-меңләгән бала үткән. Һәрберсен игътибар белән карап, дөрес диагноз куя һәм тиешле дәвалау курсы билгели тәҗрибәле пидиатр.

- Ак халатлы шәфкать ияләре нәкъ менә Резеда Әнәсовна кебек эшенә фанатларча бирелгән, үҗәт һәм тынгысыз кеше булырга тиеш. Үз эшенең остасы булудан тыш, ул - шулкадәр нечкә күңелле, ярдәмчел, гади кеше. Югары квалификацияле табибның хезмәтен күпсанлы Мактау грамоталары да бәяли. Алар арасында ТР министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, "Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе, "Хезмәт ветераны" исеме бар, - ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Табибның коллегалары да аның турында бары тик җылы фикердә генә:

- Резеда - табигате белән бала җанлы кеше, авыру сабыйларны күрсә, үз баласы кебек борчыла. Аның белән 1988 елдан бирле үзара аңлашып эшләдек. Ял, отгул алып эшләгәнен хәтерләмим. Кирәк чакта, төнлә дә баласын күтәреп килеп җитәр иде. Эшенә җаваплы каравы белән яшьләргә үрнәк ул. Шушындый хезмәттәшләрең булу - үзе горурлык! - ди педиатр Флүр Ханов.

Янәшәбездә әнә шушындый олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр яши. Алар үзләренең эш-гамәлләре, кешеләргә карата игътибарлы булулары белән сокландыра. Кеше йөз-кыяфәте белән генә түгел, уйлаган уйлары, башкарган эшләре белән дә матур булырга тиеш, дип бик белеп әйтәләр. Әниләр аны ак халатлы фәрештәгә тиңли. Үзенә булган ышанычны аклап, яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калган Резеда Әнәс кызы Әниләр көнендә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгели. Гомер бәйрәмегез котлы булсын! Яраткан тормыш иптәшегез янәшәсендә, кадерләп үстергән кызыгызның игелеген күреп, оныклар сөеп, эшегездән тәм һәм ямь табып, бәхетле яшәргә язсын!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев