Рейдлар уздырыла
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан рейдлар аеруча еш үткәреләчәк
“Торак-2019” операциясе дәвам итә. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге актив төстә шәхси йортларда һәм күпфатирлы йортлар рейдлар уздыра. Әлеге чаралар вакытында гражданнар белән янгын куркынычсызлыгын катгый үтәү турында инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр таратыла. “Операция барышында без иң элек күпбалалы, имин булмаган, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан гаиләләрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне һәм инвалидларны аерым контрольгә алабыз. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан рейдлар аеруча еш үткәреләчәк”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев