Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада тиңе юк

Узган җәйдә район сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт кергән иде. Ремонт-реконструкция эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән мәктәп декабрь аенда кабат үз ишекләрен ачты.

Сәнгать мәктәбе укытучыларының да, балаларның да куанычы йөзләренә чыккан. “Безнекедәй мәктәп якын-тирәдә дә, республикада да юк. Булса, Рәсәйдә дә санаулы гынадыр”, – ди алар. Шулай ышанып әйтүләренә гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки укучылары белән бергә республика буйлап төрле конкурсларга, фестивальләргә күп йөри алар. Йөргән таш шомара гына түгел, күп күрә дә, димәк. 
Бер караганда, сәнгать мәктәбе төзелүгә әллә ни күп вакыт та үтмәде кебек. 2009 елда ачылган иде ул. Шуңа да карамастан, шактый тузарга өлгергән икән.
– Бинаның җылылык системасы белән проблема булды. Түбәдән су үтә башлады. Агачтан эшләнгән тәрәзә рамнары, череп, алардан җил өрә иде, – ди сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова.
Бер башлагач, колачлап алыналар ремонт эшенә. Бинаның фундаменты белән төп стенасына гына тиелми диярлек. Гомумдәүләт проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан – 32 млн 605 мең сум, республика бюджетыннан 23 млн 610 мең сум финанс тотыла.
Бинаның түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган, фасады тышланган. Инженерлык коммуникацияләре яңартылган. Эчке өлештә дә зур эшләр башкарылган. Мәктәп ишекләрен ачып керүгә заманча дизайн белән бизәлгән холл һәм рәсем сәнгате бүлеге укучыларының иҗат эшләреннән галерея каршы ала. Икенче катта иркен конференц-зал булдырылган. 
Мәктәпнең концерт залы да аерым дизайн-проект буенча эшләнгән: сәхнә тагын да зурайтылган, диварлар матур фрескалар һәм яктырткычлар белән бизәлгән. Идәннәргә кыйммәтле паркет җәелгән. Хореография классларында да шундый ук паркет. Бию станоклары һәм стеналардагы көзгеләр дә яңартылган. Мәктәпкә әле генә аяк баскан укучылар да адашырлык түгел: коридор диварларында – балаларның кайсы класста нинди сәнгать төре белән шөгыльләнүләрен күрсәтүче рәсемнәр (аларны мәктәп укытучылары үзләре ясаган) һәм мәгълүмати стендлар озата бара. Куркынычсызлык максатларында видеокүзәтү системасы да урнаштырылган. Хореография бүлегендә шөгыльләнүчеләр дәресләрдән соң душ коенып чыга ала.
– Заманча җиһазлар алу, киенү-чишенү бүлмәләрен җиһазлау өчен район бюджетыннан 2 млн сум акча бүленде. Әлеге акчага мәктәп территориясе дә төзекләндерелде. Капиталь ремонт эшләрен Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы башкарды. Республика хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә мәктәп коллективы һәм ата-аналар исеменнән чиксез рәхмәтләребезне ирештерәбез, – ди Айгөл Фәттахова. 
– Укучылар белән конкурс-фестивальләргә күп йөрибез. Бездәге кебек иркен, якты бүлмәләре, һәр укытучыга аерым класс булган мәктәпләр бик сирәк, – ди теория фәннәре укытучысы, фортепиано бүлеге җитәкчесе Алеся Латыйпова.
Мәктәпнең матди-техник базасы да яңара. Җиде ел рәттән сәнгать мәктәбе, ТР Мәдәният министралыгы оештырган “ТР авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе” дип исемләнгән грантлар конкурсында җиңү яулап, 100 мең сумлык акчалата ярдәм алды. Курайчылар ансамбле һәм тынлы уен кораллары оркестры да, грантлар отып, яңа инструментлар белән баеды. Укытучылар арасында да шәхси грантлар отучылар бар.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев