Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер район билгеле булды

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре билгеле, дип яза "Татар-информ".

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы укучылары республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер булды. Бөгелмә районында 2017елгы БДИ нәтиҗәләре Татарстандагы уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмә районы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән 81,2 балл, математикадан - 65,1, географиядән - 78 балл җыялар. Бу фәннәрдән республика буенча күрсәткечләр исә 72,5, 55, 2 һәм 64,9 балл. Моннан тыш, Бөгелмә шәһәренең 16нчы мәктәп чыгарылыш сыйныф укучысы Татарстанда өч фәннән 100әр балл җыйган ике укучының берсе. Ул биологиядән (педагогы Нәдершина Әкълимә Әнәс кызы); химия (педагог Сәхбутдинова Алинә Михайловна); рус теле (педагог Горбунова Светлана Петровна) 100әр балл җыйган.

Гомуми санда БДИ буенча укучылар санына карата югары балл җыючылар 64,8 процентка җиткән, бу узган елгыдан 1,6 процентка артык. Россия буенча өч фәннән максималь баллар җыючылар саны быел 21 кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев