Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә Мөслимдә берничә объект ачылды

Тукай скверының Тукай урамында урнашуы юкка гына түгел. "Әлеге сквер Мөслимлеләрнең ял итү урыны гына түгел, ә очрашу, милләтебезнең бөеклеге хакында, татар булуыбызга горурлану урыны да булсын", - дип теләде бәйрәмдә катнашучылар. Район башлыгы Рамил Муллин да тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Якташыбыз, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, драматург Фоат Садриев район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм кунаклары һәм бәйрәмне тамаша кылучылар, "Мөслим йөрәге" скверын ачуда катнаштылар. Шулай ук төзекләндерүдән соң үз ишекләрен яңадан ачкан Кинотеатр белән дә таныштылар. "Хезмәткә дан" аллеясе дә бу көнне Мөслимлеләрне яңа батырлары белән каршы алды. Аллеягә фотолары куелган райондашларыбызга, район башлыгы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә тырыш хезмәтләрен куйган алдынгылар, укуда һәм спортта зур җиңүләргә ирешкән укучылар үзләренең горурлануларын белдерделәр.

Гомумән, Республика көне - Мөслимебез өчен яңа ачылышлар, чын бәйрәм көне булды. Менә явам, менә явам дип торган яңгыр тамчылары да, бәйрәм чаралары тәмамлангач кына, җиребезгә муллык һәм байлык теләп, төшә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев