Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика буенча “Яклау” операциясе уза

Аның максаты – балаларга карата җинаятьчел кул сузуларны кисәтү, шул исәптән ата-аналар, законлы вәкилләрнең балага карата көч куллануларын ачыклау һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар күрү.

1 июньнән 10 июньгә кадәр республика буенча “Яклау” (“Защита”) оператив-профилактик операциясе үткәрелә. Аның максаты – балаларга карата җинаятьчел кул сузуларны кисәтү, шул исәптән ата-аналар, законлы вәкилләрнең балага карата көч куллануларын ачыклау һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар күрү. “Мәгариф, опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә профилактик учетта торучы имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннары, элек хокуктан мәхрүм ителгән ата-аналар, шулай ук опекуннар һәм попечительләргә рейдлар да оештырылачак. Балалар белән рәхимсез мөгамәлә, көчләү характерындагы гамәлләр, яшүсмерләрне хокукка каршы эшчәнлеккә тарту тикшереләчәк. Балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук битараф булмаган һәркем, балигъ булмаган балага каршы кылынган җинаять турында мәгълүматка ия булган барлык гражданнар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-800-2000-122 ышаныч телефоны аша мөрәҗәгать итә ала”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Рөстәм Бухаров.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев