Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кешесен 70 меңгә алдаганнар

Банк картасының мәгълүматларын әйтеп бирү белән, райондашыбызның картасыннан 77 292 сум акчасы юкка чыга.

“Мошенниклык очраклары арта. Узган атнада тагын бер райондашыбыз – 1962 елгы хатын-кыз алдарлар кармагына эләкте. “В контакте” социаль челтәрендә ялган бит аша “танышы” акча белән ярдәм итүен сорый. Банк картасының мәгълүматларын әйтеп бирү белән, райондашыбызның картасыннан 77 292 сум акчасы юкка чыга. Шул вакытта гына хатын-кыз алданганын аңлап ала. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. “Райондашларыбыз уяу булыгыз! Якыннарыгыз акча сорый икән, иң элек ул кеше белән телефон аша элемтәгә керегез! Банк картасының мәгълүматларын берәүгә дә хәбәр итәргә ярамый, алар бары тик сезнең өчен генә билгеле булырга тиеш!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск җитәкчесе Булат Җамалиев.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев