Райондашлар музейны яңа экспонатлар белән баета
Мөслим туган як музее фонды яңа экспонатларга баеды: Гөлназ Хазбулатова Гамбәрия Хисмәтулла кызы Сафинаның документларын, юбилей медальләрен бүләк итте.
Өлкән буын кешеләре Гамбәрия апаны бик грамоталы, төгәл кеше иде дип искә алалар. Гамбәрия апаның кызы Наилә белән элемтәгә кердек. Наилә апа документларны тапшырган Гөлназга һәм музейга зур рәхмәтен җиткерде. “Күңелем йомшап, күзләремә яшьләр килде,” – диде ул. Наилә апа Гамбәрия Сафинаның фотосурәтләрен, үз кулы белән язган биографиясен, Изабелла Абдуллинаның 2004 елда “Авыл утлары” газетасында дөнья күргән “Тере тарих” мәкаләсен җибәрде.
Музейга тапшырылган һәр экспонат тарих, хуҗасының язмышын, хезмәтен алып килә. Бөек Җиңүне якынайтырга үз өлешен керткән тыл ветераны Гамбәрия Сафинаның тырыш хезмәте турында мәгълүматларның музейда үз урынын алуы – киләчәк буын өчен файдалы.
Якташыбыз, озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Гөлмәрьям апа Җәлилова музей фондына термос, фляжка, котелок, борынгы ишек тоткалары, зур кадак бүләк итте. Аның истәлекләрен фәнни хезмәткәр Равил Тимкин видеотасмага яздырып алды. Котелок сугышта катнашкан Исрафил бабайныкы булган. Әлеге сугыш истәлеген бабай озак еллар чишмә буенда саклаган. Исрафил бабай үлгәннән соң, аның хатыны Вәзига котелокны Гөлмәрьям апаның әнисе Зәйнәпкә тапшырган.
Миннебану Вәлиуллина тапшырган экспонатлар да бик кызыклы: совет чорына караган аяк киемнәре, Мәскәү метросында кулланылган жетоннар, 1950 елларга караган чигүле мендәр тышлары, карават япмасы.
Искиткеч матур, пөхтә чигелгән сөлгеләрне, карават, мендәр япмаларын Диләрә Шәймәрданова бүләк итте. Әлеге сәнгать җимешләрен аның әнисе Лиуда Шәйхәйдарова үз куллары белән иҗат иткән.
Тарих укытучылары белән кулга-кул тотынып эшләвебез дә максатыбызның нәтиҗәсен арттыра. Мөслим лицее тарихчысы Светлана Җәләева фондны экспонатлар белән әледән-әле баетып тора. Ул безгә Әхмадулла Әхмадуллинның беренче җитештерелгән каучукка 1973 елгы сыйфат билгесен, Казан заводының “Электроприбор” билгесен һәм чүлмәк ватыкларын тапшырды. Мөслим гимназиясенең тарих укытучысы Илдар Юлдашев “Зоркий-4”, “Смена” совет фотоаппаратларын һәм аларның җайланмаларын китерде. “Совет чоры” экспозиция залына урнашкан, Әфган сугышына багышланган бүлекне баетуга Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов зур ярдәм күрсәтә. Аның элегрәк тапшырган экспонатларына взвод командиры урынбасары, отделение командиры өлкән сержант Владислав Байгузинның фотоальбомы өстәлде.
Музей фондын баеткан райондашларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үткәнне чагылдыручы һәр экспонат тарихка ачыклык кертер өчен әһәмиятле. Туган як тарихына битараф булмаган якташларыбыздан тагын да кызыклы экспонатлар, районыбыздан чыккан шәхесләр турында кулъязмалар, документлар көтеп калабыз!
Йолдыз Зәкиева,
Мөслим туган як музеенда төп экспонатлар саклаучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев