Районда театр айлыгы бара
Алда тагын 17 коллективның чыгышы көтелә.
Ноябрь-декабрь айлары районда театр айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан үзешчән театр коллективлары арасында конкурс башланды. Конкурс кысаларында һәр авыл балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр әзерләде. Ташлыяр, Тойгелде, Михайловка, Баланлы, Шуганка, Үрәзмәт, Сикия, Рус. Шуган һәм Әмәкәй мәдәният йортлары спектакльләрен халык яратып кабул итте. Алда тагын 17 коллективның чыгышы көтелә. Иң яхшы дип табылган спектакльләр район мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев