Районда чираттагы “Тоннель” операциясе узды
Мөслимдәге Кооператив һәм Яшьләр урамы киселешендә генә дә 82 транспорт чарасы тикшерелде.
Мөслимдәге Кооператив һәм Яшьләр урамы киселешендә генә дә 82 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү вакытында куркынычсызлык каешын такмаган, иминият полисы булмаган, тизлекне арттырган 10 кешегә административ беркетмә төзелде. Бер шофер руль артында исерек хәлдә тоткарланган. “Тоннель” операциясе айга бер тапкыр үткәрелә. Массакүләм тикшерү вакытында һәрвакыт исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферларга юлыгабыз”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев