Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәк китапханәсендә “Зөлфәт” клубы әгъзалары очрашты. Фоторепортаж

Биредә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз Факил Сафин белән очрашу оештырылды, "Талантлы син, туган җирем!" дип исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдир ителде.

Кичә район үзәк китапханәсендә “Зөлфәт” клубы әгъзалары очрашты. Биредә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз Факил Сафин белән очрашу оештырылды, "Талантлы син, туган җирем!" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тәкъдир ителде. Шигърият бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Лилия Садриева, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты.
"Талантлы син, туган җирем!" җыентыгында әсәрләре урын алган укучыларга әлеге китаплар, иң яхшы шигырь авторларына 5000, 3000, 1000 сумлык сертификатлар бирелде. Чыгыш ясаган укучыларга Ф.Сафин үзенең китапларын тапшырды
.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев