Район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлегенең чиртаттагы утырышы үтте
Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева бүлек эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш юнәлешләре белән таныштырды. Утырышта "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе итеп, Мөслим гиназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева...
Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева бүлек эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш юнәлешләре белән таныштырды. Утырышта "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе итеп, Мөслим гиназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева сайланды. Шунда ук Казанда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумына делегатлар да сайланды. Әлеге зур форумда безнең районнан Л. Садриева һәм Э. Тимергалиева катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев