Район үзәк хастаханәсенә “Covid-19”га каршы ел башыннан барлыгы 140 доза вакцина кайткан
Гам-КОВИД-Вак вакцинасының 40ы инде ясалган.
Аны, беренчеләрдән булып, медицина хезмәткәрләре һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючылар кадаткан. “Вакцина ясатучыларның барысы да үзләрен яхшы хис итә. Коронавируска каршы вакцинаны унсигез яшьтән өлкән һәрбер кеше ясата ала. Прививка ясатырга теләүчеләр табиб белән киңәшләшү өчен алдан участок терапевтларына шалтырата ала”, – дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән. Шунысын да әйтергә кирәк: Россиядә һәр төр вакцинаны ясату ирекле һәм бушлай башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев