Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәк хастаханәсендәге капиталь ремонт нигә акрын бара? (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Район үзәк хастаханәсендәге капиталь ремонт барышы район җитәкчелегенең генә түгел, Мөслим халкының да игътибар үзәгендә. Район башлыгы Рамил Муллин, ремонт эшләренең ничек баруы белән танышу өчен, узган атнада хастаханәгә булды.

Дөрес, бу сорау беренче тапкыр гына күтәрелми, бер елга сузылган бу ремонт кайчан бетәр икән дигән сорау күпләрне борчыйдыр. Яр Чаллы шәһәренең "Вертикаль" подряд җәмгыяте 2014 елның февралендә үк башлап җибәргән иде бу күләмле эшне. Ремонт темпы бик акрын дип, беренче һәм икенче катлар Яр Чаллы шәһәренең ООО "Евростиль" җәмгыятенә тапшырылды. Бу оешма реконструкция эшләрен төгәлләргә дә өлгерде. Тик менә "Вертикаль"га тапшырылган өченче, дүртенче катларда әле эшләрнең очы-кырые күренми.

Дөрес, эшнең акча мәсьәләсенә төртелеп калган очраклары да була. Тик бу проблеманы район җитәкчелеге вакытында чишеп барды. Һәр кешедә урынлы сорау туа: ни өчен бер оешма ремонтны 1 елга суза, "Евростиль" җәмгыяте үз эшен вакытыннан алда төгәлләп, беренче, икенче катларны биргән? Сөйләшү барышында эшкә комачау итүче проблемалар уртага салып сөйләшенде. Район җитәкчелеге тарафыннан подряд оешмага тәнкыйть белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Район үзәк хастаханәсендәге капиталь ремонт нигә акрын бара? (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев