Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге урамнары буйлап Мөслим районының үлемсез полкы узды

Мөслимлеләр "Үлемсез полк" ны бик яраталар һәм актив катнашалар. Быелгы елда бу полкта 500 Мөслимле катнашты. Ә 9 май көнне район үзәгендәге узган чарада 172 кеше бар иде. Үлемсез полкта катнашучы Римма Галиева: "Үлемсез полк" бик кирәк чара. Бу чарада катнашып, без үзебезнең бабаларыбызны, әтиләребезне искә алабыз. Ә укучыларыбызда әлеге...

"Үлемсез полк" та катнашучылар иң элек Дан һәм Хезмәт мемориаль комплексына чәчәкләр һәм веноклар салырга килүчеләрне каршы алдылар. Әлеге чара тәмамлангач "Үлемсез полк" урамнар буйлап Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданга килде. Биредә алар тулы бер урам ясап, бәйрәмгә килүчеләрне каршы алдылар. Илүзә Кашапова: "Мин бүген бабамның әтисенең фотосын алып чыктым. Бабам белән бик горурланам. Җиребезгә тынычлык алып килүчеләр арасында бабамның да булуы соклану хисләре тудыра" - дип, бабасы белән горурлануын җиткерде. Сабина Идиатуллина: "Минем бабам танкист булган. Ул Т - 134 танкында сугышкан. Шуңа күрә дә мин аның белән бик горурланам" - ди. Үзенең әти - әнисе, иренең әти-әнисенең, туганнарының фотоларын алып чыккан Рәмзия Шәйгарданова да: "Үлемсез полк безгә мәрхүм әби - бабаларыбызны, әти - әниләребезне искә алырга, аларның батырлыкларын, хезмәтләрен онытмаска өнди. Бүгенге полк арасында булучы һәркем Җиңү көнен бүләк иткән якташларыбыз белән горурлану хисләре кичерә" - дип, шатлык хисләрен күз яшьләре аша җиткерде.

Бәйрәм ахырына кадәр "Үлемсез полкта" катнашучылар, горур басып, батыр райондашларыбызны тагын бер кат рәхмәт хисләре белән искә алырга ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев