Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында ата-аналар университеты үтте

Кичә, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим гимназиясенең "Белем һәм тәрбия бирүдә мәктәпнең роле" исеме астында ата-аналар университеты үтте. Чарага килүче әти-әниләр иң элек мәдәният йорты фоесында урнашкан күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук, әти-әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. "белем һәм тәрбия бирүдә мәктәпнең роле" темасы буенча гимназия директоры Азат Мирзаянов чыгыш ясады. Социаль-педагог Гөлнара Ямалова "Тәрбия эшендә заманча технологияләр куллану буенча гимназия эшчәнлеге белән таныштырды. Мәгариф ветераны Роза Низамова, "Бала тәрбияләүдә өлкән буынның роле" темасы буенча "Сердәш" әниләр һәм әбиләр клубы хакында сөйләде. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. "Тәрбиянең төп нигезе һичшиксез гаиләдә салына" - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев