Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният хезмәткәрләренең коллегиясе

Районда мәдәният өлкәсендә 115 кеше хезмәт куя. Район мәдәният йортында, төрле яшь төркемнәрен исәпкә алып, 15 түгәрәк эшли, авыл клубларында 292 берләшмә бар.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе ведомствога караган барлык учреждениеләрнең - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, туган як музее, авыл клублары һәм мәдәният йортлары эшчәнлеген яктыртты. Район башлыгы Рамил Муллин мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка бер чара да - бәйрәмме ул яисә төзекләндерү эшеме - үтмәвен билгеләде. Авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләр арасында смотр-конкурслар үткәрүне уңай бәяләде. Әлеге чара коллективларны берләштерә, һәр учреждениенең корпоратив тормышының бер өлеше булып тора. Театр коллективлары конкурсы милли традицияләрне саклауда мөһим роль уйный.

- Соңгы вакытта туган телне саклау мәсьәләсе кискен тора. Татар теле саклауга игътибар бирмәсәк, милләт буларак юкка чыгачакбыз. Бу өлкәдә мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре һәм гаиләнең уртак максатка эшләргә тиеш, - диде Рамил Муллин.

"Тиздән китап уку турында онытачаклар, хәзерге яшьләр китап укымый", диде башлык. Ә бит нәкъ менә китап уку кешегә динамик үсештә булырга ярдәм итә, фикерләргә, анализларга, үз фикереңне формалаштырырга өйрәтә. Хәзер без виртуаль чолганышта яшибез, бик күп вакытны интернетта, телевизор каршында үткәрәбез. Ә бу мохит бик агрессив.

- Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән мәктәп китапханәләрендә булдык. Министр китапханәләрне төзекләндерү һәм яңарту юнәлешендә күп эшләнүен уңай бәяләде. Әмма киштәләрдәге китаплар яңа, аларга кул тимәгән, димәк, укылмаганнар, - диде Рамил Муллин.

Ул, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, китапханәчеләргә мөрәҗәгать итеп, берләштерелгән түгәрәк өстәлләр үткәрүне, балаларны һәм өлкәннәрне китап укуга җәлеп итүне йөкләде. Чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә, өлкән буын укытучыларыннан киңәш сорарга тәкъдим итте. Буыннарның рухи үсешен тәэмин итәргә кирәк.

Музейлар эшчәнлегенә килгәндә, район башлыгы Яңа Чишмә районының Ак бүре авылы музеенда булуы турында сөйләде. Музей экспонатлар җыелган урын гына түгел. Ул авылга нигез салынган көннән алып, бүгенгә кадәр авыл тарихын чагылдыра. Монда архивлардан алынган мәгълүматлар, авылның танылган шәхесләре турында язмалар тупланган, төрле гаиләләрнең шәҗәрәләре бар, ягъни музейда туган як тарихын өйрәнергә була. Безгә дә шул юнәлештә эшләргә кирәк. Музейлар тәрбияви функцияне дә үтәргә тиеш. Һәр авылның үз тарихы бар, аны киләчәк буыннарга калдырырга кирәк. Район тарихын язарга дигән максат куелган иде, аның башлангычы бар инде.

Район башлыгы шулай ук авыл клублары эшчәнлегенә дә тукталды. Аларның эшчәнлегенең төп максаты - халыкны өйләреннән чыгарып, мәдәни, спорт яисә башка чараларда тарту, халыкның активлыгын арттыру, дип ассызыклады Рамил Муллин.

Китапханәләр өчен бердәм эш сәгатьләре кертелгән. Алар 9.00дән 12.00 сәгатькә һәм 19.00дән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Киңәшмәдә шуңа бәйле күтәрелгән сорауга Ирек Салихҗанов "Бу вакыт яшьләрне китапханәләргә җәлеп итү өчен билгеләнгән. Район җитәкчелеге шушы режимда эшләргә тәкъдим итте, кирәк булган очракта аны үзгәртергә мөмкин", - дип җавап бирде.

Киңәшмә ахырында район башлыгы бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.

Гөлнара Хатбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев