Район эшмәкәрләре авыл хуҗалыгына өстенлек бирә
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәлиев белән районда кече, урта эшмәкәрлекнең торышы, аларны үстерүгә ярдәм турында әңгәмә кордык.
– Фәнил Фәизович, районда кече һәм урта эшмәкәрлек торышына нинди бәя бирерсез?
– Узган ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем территориаль продукты (ВТП) 6,8 млрд сум тәшкил итте. ВТП структурасында 58 процент – авыл хуҗалыгына, 11 процент – сәнәгатькә һәм башка өлкәләргә туры килә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме үсеше 2,5 процент (6,9 млрд сум) булыр, дип фаразлана. Беренче чиратта, инвестиция проектларын гамәлгә ашырып, агросәнәгать комплексын, сәнәгать предприятиеләрен үстерү планлаштырыла.
2020 елда районда җитештерелгән товар күләме 1,7 млрд сум тәшкил итте. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк. Быелның дүрт аенда әлеге күрсәткеч 0,8 млрд сум тәшкил итте. 2021 елга төяп җибәрелгән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күләме 1 млрд 780 млн сум дип бәяләнә, үсеш – 5 процент. 2020 елда сәнәгать җитештерүе индексы 135,1 процент булды һәм республика буенча икенче урынга чыктык. Районның күпчелек предприятиеләре продукция җитештерү күләмен узган ел дәрәҗәсеннән төшермәде.
– Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе үсешенә хуҗалык итүнең кече формалары нинди өлеш кертә?
– Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен шартлар булдырыла. 5 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалыкта 6,7 мең баш мөгезле эре терлек тәрбияләнә, шуларның 2,7 меңе – сыерлар. 2020 елда дүрт кеше ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Эш башлаучы фермерлар” программасында грант отты. Алар – Рузалия Кәлимуллина (сөтчелек, грант суммасы – 4 млн 970,3 мең сум), Айдер Кәримов (мөгезле эре терлек симертү, 4 млн 600 мең сум), Владимир Новиков (бөртекле һәм кузаклы-бөртекле азык культуралары җитештерү, 3 млн сум), Рафил Шакиров (мөгезле эре терлек симертү, 4 млн 448,8 мең сум).
Районда 44 гаилә фермасы эшли, 51 кече ферма төзелде. Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм программалары турында даими аңлату эшләре бара.
Хәзерге вакытта “ВАМИН” ҖЧҖнән калган хуҗасыз терлекчелек объектларын рәсмиләштерү бара. Бүген әлеге объектларда җирле фермерлар кошчылык белән шөгыльләнә.
– Фәнил Фәизович, кече һәм урта эшмәкәрлеккә нинди ярдәм күрсәтелә?
– Районда 452 кече һәм урта эшмәкәрлек вәкиле бар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 40,3 процент тәшкил итте. Кече һәм урта бизнес әйләнеше 3 млрд 542 млн сум булды.
2019 елдан үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертелде. Җирлегебездә алар – 482 кеше.
Коронавирустан зыян күргән өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы 121 предприятие һәм оешма федераль һәм республика ярдәменнән файдаланды. Эшмәкәрләрнең 93 проценты хезмәткә түләүнең минималь күләмендә субсидия алды. Бюджетка бурычлары булганнарга бу субсидия бирелмәде.
Эшмәкәрләр ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрлекне яклау фонды хезмәтләреннән актив файдалана. Узган ел фондтан гомуми суммасы 12 млн сум булган биш микрозайм алынды. 2021 елның беренче кварталында гомуми суммасы 8 млн сум булган ике микрозайм бирелде. Муниципаль милектән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен тугыз объект билгеләнгән.
Мөслим районында идарәче компанияләре булмаган “Развивающая” һәм “Муслюмово” шәхси сәнәгать мәйданчыклары эшли. Әлеге территорияләрдә унике юнәлештә унике резидент үз эшчәнлеген алып бара. “Развивающая” мәйданчыгында 40 гектар буш мәйдан бар. Анда “Агромастер” җитештерү компаниясе авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча цех булдырырга планлаштыра. Бу көнгә мәйданчыкларда 441 эш урыны булдырылган. Уртача еллык әйләнеш – 2,8 млрд сумнан артык, салымга бүленгән сумма: елга – 300 млн сумнан артык. Мәйданчыкларда электр, су белән тәэмин итү шәхси инвесторлар средстволары хисабына башкарылган.
– Кече авылларда сәүдә эшенең ничек оештырылуына да тукталсагыз иде.
– Стационар сәүдә челтәре булмаган кырык авылда график нигезендә җиде автолавка хезмәт күрсәтә. Шуларның дүртесе республика программасы нигезендә алынган. Быел тагын бер автолавка кайтачак. “Авыл кибете” республика программасы нигезендә 2019 елда – Иске Карамалыда, 2020 елда Симәктә халыкка комплекслы сәүдә хезмәте күрсәтү пункты төзелде. Быел мондый пунктларны ике авылда төзү планлаштырылган.
Эшсезләрнең үзмәшгульлегенә ярдәм йөзеннән 2021 елда ике гражданга 145 мең сум ярдәм күрсәтелде, быел өч кешегә ярдәм каралган. Шуңа бәйле өстәмә эш урыннары булдырылачак. Әлеге субсидиягә Илиза Ибраһимова Әмәкәй авылында сәүдә ноктасы төзи башлады, Илһам Садриев кадастр эшләре өчен җиһаз сатып алды.
– Фәнил Фәизович, җәмгыятьне хәерчелек дәрәҗәсе буенча да бәялиләр. Бу яктан җирлек буенча нинди саннар китерерсез?
– 2021нче елның 1 гыйнварына керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар саны барлык халыкның 12,9 процентын тәшкил итте. Бүген 614 кеше төрле социаль яклау чаралары ала. Ел башында районда кабул ителгән юл картасы нигезендә быел 108 кешене (шул исәптән 89 кешене – социаль контракт системасы аша) хәерчелектән чыгару каралган. Бүгенгә районда аз керемле гаиләләр белән 50 социаль контракт төзелгән: 21 граждан эшкә урнаштырылган, 14 гаилә белән башка чаралар буенча социаль контракт төзелгән, 7 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һ.б. Социаль контракт буенча чараларны тормышка ашыруга 2,3 млн сумнан күбрәк сумма юнәлтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев