Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Фәрдиев: "Сезнең райондагы матур үзгәрешләрне күреп, мин позитив кәеф белән китәм"

18 декабрь көнне Мөслимгә "Сетевая компания" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев килде. "Аның безнең районга эш визиты белән килүе - энергетикларның һөнәри бәйрәмнәренә зур бүләк булды", - ди Элмәт электр челтәрләренең Мөслим районы электр станциясе җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев.

Илшат Фәрдиев Элмәт электр челтәрләренең Мөслим районы электр станциясендә булып, эшләнгән эшләргә бәя бирде. Аерым алганда, җирлегебездә шактый эшләр башкарылды. Рус.Шуган, Олы Чакмак, Елгабаш авылларындагы терлек торакларындагы 0,38 кВт көчәнешле электр линияләренә, Сикия һәм Кр.Шуран юнәлешендәге 10 кВт көчәнешле электр линияләренә капиталь ремонт ясалды. Районның 210 йортында электр баганасыннан өй кыегына төшә торган электр чыбыклары яңартылды. Мөслимнең Элемтә, Ташъелга, Чия Түбә, Тат. Смыловка, Рус Смыловка авылларында биш трансформатор подстанциясенә капиталь ремонт эше үткәрелсә, район үзәк хастаханәсе һәм лицей янында трансформаторлы ике подстанция урнанштырылды. Моның уңайлылыгы шунда - электр линияләрендә ремонт булганда, бу подстанцияләр Мөслим үзәген өзлексез ут белән тәэмин итеп тора алачак. Шулай ук Элмәт электр челтәрләренең Мөслим районы электр станциясе бинасы да реконструкцияләнде - фасад өлеше ремонтланды, эчке өлеше эшләнде. Башкаланың "Сетевая компания" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев район башлыгы Рамил Муллин, район активы белән берлектә Мөслимнең чистарту корылмасында да булып, объектка илтүче юлның яктыртылышын карады. Илшат Фәрдиев район үзәгендәге Пушкин, Гагарин, Вахитов, Банк, Урожай, Кооператив, Колхоз, Тукай урамнарын, урамнарда электр баганалары, сузылган яңа линияләрне дә карап китте. Соңыннан Илшат Шәехович "Туган як" музее белән дә танышып чыкты. Биредәге истәлекләр - борынгылар, әби-бабаларыбыз ядкарьләрен ул аеруча җылылык белән карады. "Кая гына карама - юлмы ул, тротуармы, урамнарның яктыртылышымы - һәр җирдә төзеклек, намуслы хезмәт күзгә ташлана. Мин сөенәм, сез - Мөслимлеләр яңа елга яңа биеклекләр, яңа үрләр алып керәсез. Мөслим якты, тыныч, шул ук вакытта шәһәрчә төсмер алган. Дөрес юлдан тайпылмыйча, яңалыклар белән янәшә баруыгыз - матур үрнәк. Киләчәктә дә шушы юнәлеш белән эшләвегезне, яшәвегезне телим", - диде үз чыгышында "Сетевая компания" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев. Әйе, без Мөслим кунагының сүзләре белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Яшәгән җиребезнең яктылыгы, матурлыгы, төзеклеге өчен янып йөргән район башлыгына Илшат Фәрдиевнеә ихластан рәхмәт белдерүе - районда башкарылган эшләргә зур бәя ул!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев