Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Яхшы юллар - районыбызның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын алып тора, бик күп эш һәм башлангычларда уңышның күп өлешен тәэмин итә. Соңгы елларда районда юл төзелешенә, аны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Күп төрле дәүләт программалары нигезендә һәм җирле бюджет хисабына асфальт һәм гравий юллар салына, аерым трассаларда күләмле реконструкция эшләре бара, нәтиҗәдә юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра. Шул ук вакытта халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына авыл урамнарында юллар төзекләндерү буенча да күләмле эшләр башкарыла. Бу мөһим һәм җаваплы эштә "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалына караучы Мөслим участогы һәм "Мост" җәмгыяте коллективларының тырышлыгы бәяләп бетергесез.

Хөрмәтле юлчылар! Сез халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, матурлау, яшәү шартларын уңайлы итү буенча гаять зур хезмәт башкарасыз. Һәм сезнең хезмәтегез җиңелдән түгел. Төрле һава шартларында, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, әмма сез сынатмыйсыз. Намуслы тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, яңадан-яңа үрләр, тигез юллар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев