Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин ремонт баручы мәгариф учрежденияләрендә булып кайтты

9 декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин Мөслимдәге төзелүче һәм капиталь ремонт барган объектларны карады. Рамил Хамзович иң элек атлар клубы төзелеше белән танышты. Монда барган эшләрдән канәгать калды. Бүген күп кенә мәгариф учрежденияләрендә ремонт бара. Лицейда, мәсәлән актлар залының идәне алыштырыла. Анда һәм коридорларда плитка булачак. Бу эшләргә район...

9 декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин Мөслимдәге төзелүче һәм капиталь ремонт барган объектларны карады. Рамил Хамзович иң элек атлар клубы төзелеше белән танышты. Монда барган эшләрдән канәгать калды. Бүген күп кенә мәгариф учрежденияләрендә ремонт бара. Лицейда, мәсәлән актлар залының идәне алыштырыла. Анда һәм коридорларда плитка булачак. Бу эшләргә район бюджетыннан акча бүленеп бирелгән. Ремонт эшләре гыйнвар аенда төгәлләнер, дип көтелә.

Гимназиядә исә барлык санузелларны кышкы каникул чорында яңартачаклар. Монда унитазлар алыштырылачак, кабина ясалачак, ашханә бүләмәсендә раковиналар куелып, башка уңайлыклар тудырылачак.

Рамил Муллин "Миләшкәй" балалар бакчасында да булып ремонт эшләре белән дә танышты. Бакча хезмәткәрләре бүген түбәдән акккан су белән көрәшәләр, бакчаның икенче каты бөтенләй су белән капланган алдан эшләнгән түбә ремонты сыйфатсыз булган, бу көннәрдә һава торышы кискен үзгәреп,хәлне итагын да катлауландырган. Рамил Хамзович "Миләшкәй"дә түбә ремонтын ике атна эчендә тәмамларга дигән күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев