Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Социаль хезмәткәр ул – һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, яшәү рәвеше. Сез авыр тормыш шартларында калганнарга, ветераннарга һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Күп кенә ялгыз өлкәннәр өчен сез – балалары кебек якын һәм кадерле. Сез аларның хәленә керә беләсез, аңлыйсыз, юатасыз. Бүгенге тормышыбызда киң күңеллелек, шәфкатьлелек, рух ныклыгы таләп иткән әлеге һөнәрнең кешеләр тарафыннан торган саен күбрәк танылуы сөенечле.
Сез хезмәтегез белән җәмгыятнең социаль "яралары"н дәвалап, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, райондагы һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны тәэмин итүгә саллы өлешегезне кертәсез.
Бүген районыбызның социаль яклау системасында үз эшенә тугры профессионаллар хезмәт куя. Алар тиеш булган өчен түгел, күңелләре кушуы буенча эшлиләр һәм олы хөрмәткә лаек.
Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре! Күңелегезнең кешеләр өчен һәрчак ачык булуы, хезмәт тәҗрибәгез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Җиңел булмаган киеренке хезмәтегез, сабырлыгыгыз, гуманлы әхлакый позициягез өчен рәхмәт! 
Сезгә чын күңелдән гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш, иминлек һәм сәламәтлек телим.


Рамил Муллин,
                                                  район башлыгы, район Советы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев