Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм котлавы

Район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин районыбызның җирле үзидарә органнары ветераннарына һәм хезмәткәрләренә котлауларын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли. Кешеләрнең гозерүтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә 19 авыл җирлеген берләштергән районыбызда да халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Һәр тармакта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, социаль-икътисади хәлне яхшырту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык сорый. Хөрмәтле коллегалар! Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев