Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан – айларның энҗесе

Мөселманнарның иманын ныгытучы, аларны берләштерүче ифтарларны, тәравих намазларын быел җәмәгать белән башкару мөмкин булмаса да, Рамазан ае рухи күтәренкелек шартларында уза.

Рамазан ае башланып әле күп тә үтмәгән иде. Кичке сәгать 5ләр тирәсендә яшь кенә хәзрәт:
– Сезгә ифтар ашы китердем, – дип, пакет белән ризык калдырып китте. 
“Кемнән бу күчтәнәч?” дигән соравыма хәзрәт, кыска гына итеп:
– Изге айда савап эшләргә ашыгучы кардәшләрдән, – диде. 
Әйе,  Рамазан  аенда  мөселманнар игелекле  эшләрне күбрәк кылырга, саваплы эшләр башкарып калырга омтыла. Кемнәрдер мохтаҗларга ярдәм оештыра. Быел да берничә игелекле райондашыбыз  мохтаҗларга күчтәнәч пакетлары өләште. Бу айда зурлап ифтар ашлары  уздыручылар  саны елдан-ел арта. Быел  исә, Рамазан  ае коронавирус инфекциясеннән саклану максатында игълан ителгән карантин чорына туры килү сәбәпле, айның күрке булган ифтар ашларын һәм тәравих намазларын өйдә генә үткәрергә рөхсәт ителде. 
Изге айда күбрәк савап эшләргә омтылучы мөселманнар өчен киртә юк, билгеле.
Изге  ай  башланып, берничә көн үтүгә авыз ачтырырга теләүче игелекле райондашларыбыз ярдәме белән район үзәгендә дин кардәшләребез өчен ифтар ашлары әзерләп, өйләренә тарату оештырылды. 
– Ризыкларны  авыз  ачтыручы теләге буенча төрләндереп әзерлибез. Пакетларга гадәттә хөрмә җимеше, салат һәм икенче ризык салына. Беренче  чорда  көн  саен  50шәр  кешелек  ризык әзерләгән булсак, соңгы көннәрдә ул 70кә җитте, – ди “Юлдаш” кафесы мөдире Гөлнәзирә Шәрифуллина. 
Авыз ачу  өчен  ризыклар  район үзәгеннән тыш Мәлләтамак һәм Сал. Мухан, Баланлы, Тойгелде, Вәрәшбаш, Тат. Шуран, Иске Вәрәш авылында яшәүче уразалы дин кардәшләребезгә дә илтелә. Авыз ачтыручылар  арасында  эшмәкәрләр дә,  савап өчен булган малларыннан өлеш чыгаручы гади мөселманнар да бар. Ифтар ашларын кабул итүчеләр аларга, ризык әзерләүчеләргә һәм таратучыларга рәхмәт әйтеп, дога кылалар.
 – Раббым изгеизге гамәлләрне кабул кылсын, мәңгелектә үзләрен каршы алучы нур булсын. Рамазан аен күбрәк догада үткәрергә, бөтен әгъзаларыбыз белән ураза тотарга тырашабыз. Рамазанда һәр елны Коръән чыгарга тырышам, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, – ди Мөслимнән Сәйденур апа Садриева. 
Бөтен тормыш-көнкүрешебезнең астын-өскә китергән коронавирус афәтен мөселманнар Аллаһы Раббыбыз тарафыннан бирелгән чираттагы сынау буларак һәм сабырлык белән кабул итте. Мөслимдә яшәүче Сәкинә апа Сафина карантинда утыруның файдага гына булуын әйтә:
– Өйдә  утыруыбыз бик  әйбәт  булды әле. Озаклап Коръән укыйбыз. Мөселман кардәшләр белән телефон аша аралашып торабыз бит. Айны Коръән чыгуга багышлаучы апа-абыйлар да, яшьләр дә күп, шөкер. Шушы изге гамәлләребезнең савабы булып, пандемия дигәннәре безне читләтеп үтәр,  иншаАллаһ. 
 Рамазан аенда дин кардәшләребезгә ватсап аша хәзрәтләрнең вәгазьләре җибәрелә. Онлайн дәресләр дә алып барыла. Балалар арасында Рамазан аена багышланган иҗади бәйге игълан ителде. Балалар үзләре иҗат иткән шигырь һәм хикәяләрне, рәсемнәрне һәм төрле кул эшләрен инстаграмдагы “Ислам в Муслюмово” битендә урнаштырып бара.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев