Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Думасына сайлаулар узды

Сайлауда район мәктәпләренең иң актив укучылары катнашты.

24 ноябрь көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә онлайн форматта “Балкыш” район балалар Думасына сайлаулар узды. Әлеге сайлауда районның 15 мәктәптәбенең актив укучылары катнашты. Алар экология, мәдәният, спорт, волонтерлык министрлары һәм спикер белән вице-спикер вазифалары өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә “Балкыш” район балалар Думасының спикеры итеп Мөслим лицее укучысы Адилә Җиһангирова, вице-спикер вазыйфасына Әмәкәй төп белем бирү мәктәбе укучысы Илнар Закиров сайланды. Экология министры итеп Мөслим гимназиясеннән Азалия Гизетдинова, мәдәният министры итеп Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Юлия Шарина, спорт министры Рус Шуган мәктәбеннән Михаил Котиков, волонтерлык министры итеп Г.Тукай исемендәге Мөслим  урта белем бирү мәктәбеннән Айгөл Светлякова билгеләнде. Әлеге вазыйфалары белән аларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм шулай актив булып калуларын телибез, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев