Рафис Борһанов Татарстанда имтиханнар ничек узачагы турында сөйләде
Татарстанда дистанцион уку ничек оештырылган, укучылар ничек БДИ тапшырачак, педагогларның хезмәт хакына һәм белем бирүнең сыйфатына яңа эш формасы йогынты ясаячакмы. Болар турында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
"Без май аенда уку программасын тәмамлыйбыз. 8 июньдә республикада беренче БДИ, ә 9 июньдә беренче ТДИ узачак. Быел БДИ ике төп имтиханнан тора: математика һәм рус теле. Балалар аларны имтихан кабул итү пунктларында, гадәттәгечә, тапшырачаклар. Бу процедура законнарда язылган, шуңа күрә без бернине дә үзгәртмәячәкбез", - дип билгеләп үтте министр.
Рафис Борһанов имтихан вакытында, барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләргә туры килеп үтәчәк, дип өстәде. Укучыларны Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә бер-берсеннән кирәкле ераклыкта утыртачаклар. Кирәк булса укучылар бер-ничә агымга бүленәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев