Һәр ялтыраган җимеш тугел
Кем генә җимеш белән чәй эчәргә яратмый икән?! Кунак киләсе булса, табынга җимеш куябыз. Кибетләрдә аның ниндиләре генә юк?! Бик белдекле кыяфәт белән сайлап алырга тырышсак та, өйгә кайткач, тәме бөтенләй башка булырга мөмкин.
Киптерелгән җиләк-җимеш-ләрне итле ризыкларга да, дөге, башка төрле боткаларга да, йогырт-эремчеккә дә кушарга була. Күпләр аны тәнгә сихәт булсын өчен кулланырга тырыша. Белгечләр әйтүенчә, киптерелгән җимеш матдәләр алмашын яхшырта. Бу нигъмәтләрдә калий күп икән. Алар кан басымын нормада тотарга сәләтле. Моннан тыш кеше организмы өчен кирәк булган каротин, төрле витамин-минералларга бай булулары белән дә аерылып торалар. Табиблар кара җимеш, финик, күрәгә, йөзем һәр кешенең өстәлендә булырга тиеш, дигән фикердә. Бабаларыбыз да юкка гына аларны киптереп кулланмаган.
Тик шунысы бар: соңгы вакытта табигый рәвештә җимеш киптерү югалып бара. Алар матур булып күренсен, озак саклансын өчен химик матдәләр куша башладылар. Билгеле инде, андыйларының файдасы да шулкадәр генә. Әле, киресенчә, зыянлы да булырга мөмкин. Җимешнең табигый яки ясалма юл белән киптерелгәнен ничек белеп була? Иң беренче аның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Гадәттә, киптерелгән җиләк- җимешләр йомшак, дымлы булырга тиеш түгел. Әгәр итләч, зур булып тора икән, димәк, шикләнергә җирлек бар. Шома, җыерылмаган икән, бу җимеш арзанлы үсемлек мае белән эшкәртелгән булырга мөмкин. Алай гына да түгел, дәвага дип алган җимешегезне глицеринда тоткан булулары ихтимал.
Сатып алганда, аларның төсенә игътибар итегез. Күз матур, ялтырап торган җимешләргә кызыга. Табигый ысул белән киптерелгән җиләк-җимешләр ачык төстә була алмый. Алар, гадәттә, тонык, коңгырт, шиңгән кебек ямьсез була. Кайберләре тимгелле дә булырга мөмкин.
Кара җимешне генә алыйк. Җимештәге каһвә төсе аның ни беләндер эшкәртелүенә, файдалы үзенчәлеге югалуына ишарәли. Табигый йөзем дә ачык-алтынсу төстә була алмый. Киптерелгән чия ачык кызыл төстә икән, андыйга күзегез төшмәсен. Күпләребез яратып ала торган ачык кызгылт-сары төстәге күрәгә дә шулай ук эшкәртелгән булырга мөмкин. Мондый җимешләрне диоксид күкерте белән төтенлиләр. Төргәктәге җимешләргә бу хакта язылган була. Әлеге консервант “Е220” тамгасы белән күрсәтелә. Ул ашказаны эшчәнлеге бозылуга китерәчәк. Моннан тыш Е220нең аллергия чыганагы икәнен дә онытмыйк. Бума ютәл, аллергия чире белән интегүчеләргә аны бөтенләй кулланмаска киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев