Һәр тарафта – бәйрәм рухы
25 декабрь көнне үзәк мәйданда чыршы утлары кабынды.
Үзәк чыршыны ачу тантанасында халыкны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Боз сәхнәгә бертөркем Кар малайлары, Кар кызлары, төрле әкият геройлары җыелды. Балаларны биеттеләр, җырлаттылар, төрле табышмаклар әйтеп көлдерделәр, күңелләрен ачтылар.
– Озакка сузылган чикләүләр, пандемия сәбәпле халык мондый бәйрәм чарасына бик сусаган иде. Балалар белән рәхәтләнеп ял иттек. Бәйрәм башланганчы ук тәм- томнар белән сыйланган балалар рәхәтләнеп понида йөрде. Тауда шуды. Ул бик уңайлы, матур итеп эшләнгән, – ди Римма Хөснетдинова.
Бәйрәм чыршысының җемелдәп торган утлары янында фотога төшүчеләр дә күп булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәткән театральләштерелгән тамаша бәйрәмне тагын да җанландырды. Балалар, Кыш бабай һәм Кар кызын уртага алып, күмәкләшеп чыршы тирәли әйләнде.
Шимбә көнне мөслимлеләр бәйрәм ярминкәсенә чыкты. Халык авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алды. Күрше-тирә район һәм шәһәр сәүдәгәрләре дә Мөслимдәге ярминкәләрне көтеп ала икән. Халкыбызның кунакчыллыгына, эчкерсезлегенә соклана алар. Ярминкәдә төрлесеннән ит, балык, казылык тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар һәм фермерларның сәүдә нокталарыннан кеше өзелмәде. Яңа ел бәйрәменә дип казын да, үрдәген дә алдылар.
– Кош-корт итләре, җиләк- җимеш алырга дип чыктык. Элеккеге вакытлардагы кебек дуслар белән күрештек. “Фаиза” кооперативы кызлары пешергән тәмле коймак белән чәй эчтек. Без яшь чакларда шашлык та пешерәләр иде. Аны да халык яратып ала иде. Аллага шөкер, тормышларыбыз мул, дөньяларыбыз рәхәт. Бөтен чирләр, борчулар иске елда калып, алдагы ел безгә күңел тынычлыгы, хәерле, имин көннәре белән килсен иде! – ди райондашыбыз Хатыйп Фатыйхов.
Һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә. Оешма-предприятиеләрдә чыршы бәйрәмнәре, корпоративлар үткәрелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре узды. Полиция Кыш бабае социаль яктан уңышсыз гаиләләрне сөендерде.
– “Полиция Кыш бабае” акциясенә ел да кушылабыз. Сабыйларга бүләкләрне үз хисабыбызга әзерлибез. Күчтәнәч пакетларын Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарата. 28 декабрь көнне Мөслим, Катмыш, Сал. Мухан, Михайловка авылларында җиде гаиләдә булып, 16 баланы сөендердек. Сабыйлар погонлы Кыш бабай һәм Кар кызына җырлар да җырлады, шигырьләр дә сөйләде, – ди район эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Ирина Хәйруллина.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев