Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр пенсионер һәм инвалид өчен караучы табылсын иде

Ата-ана яки опекун өчен айлык түләү күләме 10 мең сум, ә башка затларга 1,2 мең сум билгеләнгән. Бу хакта ТР буенча РПФ бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук сөйләде.

ТР буенча РПФ бүлегендә гражданнарны пенсионерларны карау буенча пособие сорап активрак мөрәҗәгать итәргә өндәделәр. Ата-ана яки опекун өчен айлык түләү күләме 10 мең сум, ә башка затларга 1200 сум билгеләнгән. Бу хакта ТР буенча РПФ бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук сөйләде.
"Бездә сиксән яшьлек гражданнарга яки беренче төркем инвалидларына карата компенсацион түләү билгеләүнең 100 проценты  юк. Аларның һәркайсына караучы табылса, безгә түләү өчен гариза тапшырсыннар иде», — диде Светлана Гайдук.
Ул мондый түләүне рәсмиләштерү өчен опекун һәм опекага алучылар арасында туганлык элемтәләре мәҗбүри түгел, дип өстәде. Моның өчен ике яктан да гариза бирергә генә кирәк. Һәм иң мөһиме, потенциаль тәрбияче рәсми рәвештә эшкә урнашырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев