Һәр документта – тарих
10 мартта Россиядә архивлар көне билгеләп үтелә.
Район архивына мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр. Лаеклы ялга чыгар алдыннан документларындагы хәреф хатасы аркасында белешмә алырга дип, архив ишеген шакучылар шактый. Район архивы Мөслим авыл советы бинасында урнашкан. Быелдан архив эшчәнлеген район Башкарма комитетының секторы буларак дәвам итә. Секторны Роза Миргаләуова җитәкли.
– Һәркем үткәнен белергә тиеш. Җиде буынны белү, нәсел-нәсәбеңнең тамырларын барлау, шәҗәрәсен ясау – һәркемнең изге бурычыдыр. Шәһәр архивларында буыннар чылбыры турында бик күп мәгълүмат табарга була. Ә безгә, гадәттә, эшләгән урыннары, ул чорда алган хезмәт хакы буенча мәгълүмат сорап киләләр, – ди Роза Миргаләуова.
Архивлар үткән белән бүгенгене бәйли. Бүгенге көндә район архивында 107 оешма-предприятиенең 25831 берәмлек эше, 57 фотодокумент саклана. 33 оешма-предприятие биш ел саен документларын тапшыра. Ел башыннан әлеге исемлеккә тагын биш оешма өстәлгән.
– Безнең архив җирлектәге оешмаларның документларын саклау, комплектлаштыру, исәбен алу һәм куллану функцияләрен башкара. Мөслим архивының мәйданы 98 квадрат метр тәшкил итә, шуның 87 квадрат метры – документлар саклау урыны, – ди Роза Миргаләуова.
Бөтен фонд һәм архив берәмлекләре исемнәре ЕАИС программасына кертелә, ягъни Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында тупланып бара. Архив җитәкчесе Роза Миргаләуова тузган һәм стандарт булмаган документларны оцифровкалау проекты белән бәйгедә дә катнаша. Грант откан очракта, архивка 500 мең сумлык сканер кайтачак. Әлеге җайланма белән фондтагы документларны, сканерлап, ЕАИС системасына кертеп булачак.
– Мөслим районы халык депутатлары Советының 1960-1981 еллардагы даими саклау документларын цифрлаштыру планлаштырыла. 2021 елда архивка 698 мөрәҗәгать керде, шуның 122се – аерым гражданнардан. Мөрәҗәгатьләрнең 72се – күпфункцияле үзәк аша, өчесе ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан керде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысының да гозерләре канәгатьләндерелде. Картлык буенча пенсия, ташламалар алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр (60нчы елларга кадәр туучылар) саны шактый күп.
Кайвакыт райондашларыбызга 10-20 ел эчендәге эшчәнлекләре турында документлар да кирәк була. Моның өчен архив документларын “күтәрергә” туры килә. Роза Миргаләуова хәбәр итүенчә, соңгы елларда электрон юл белән кергән мөрәҗәгатьләр саны арткан.
– Бердәм архив мәгълүмат системасының файдасы зур. Ул архивның фәнни- мәгълүмат аппаратына виртуаль керү мөмкинлеген бирә. Документ исемнәрен әлеге системага кертү эше тәмамланды. Алдагы этапта документларның үзләрен шушы системага кертәчәкбез. Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк карау мөмкинлеген бирә, – ди Роза Миргаләүова.
Интернет мәгълүмат алуны җиңеләйтте. Ләкин архив хезмәткәрләренә эш артты. Узган гасыр мәгълүматларын торгызу җиңел түгел.
Район архивы җирлегебездәге күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, һөнәри эшчәнлеген чагылдыручы шәхси документларны да кабул итә. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең документлар коллекциясе”н комплектлау буенча да эш бара. Бу документлар күргәзмәләргә дә куела, докладлар әзерләгәндә туган як тарихын өйрәнүчеләр эшендә дә кулланыла.
– Архивның шәхси чыгыш фондларын формалаштыру эше кызыклы һәм иҗади булуга карамастан, проблемалар да бар. Иң зур проблема гражданнарның документлары белән аерылышырга теләмәве белән бәйле. Үз документлары белән район тарихын тулыландыруын кайберәүләр аңларга теләми. Шәхси фонд документлары – бай, кабатланмас материал, аны архивларны популярлаштыру өчен куллану мөһим. Кече ватаныбызда яшәүчеләр, бигрәк тә яшь буын, күренекле якташларыбыз, аларның казанышлары һәм район үсешенә керткән өлеше турында белергә тиеш! – ди Роза Миргаләуова.
Мәгълүматларны күз карасы кебек саклый архив хезмәткәрләре. Бу аңлашыла да! Һәр эштә, һәр папка-конвертта – кеше язмышлары.
Лилия Шәймиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев