Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәр фикернең мөһимлеген билгеләп үтте

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ватандашларына мөрәҗәгатендә белдерде.

РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр ил халкы тарафыннан хупланганда гына үз көченә керә ала, шуңа күрә һәр гражданның тавыш бирүдә катнашуы зур әһәмияткә ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ватандашларына мөрәҗәгатендә белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тавыш бирү Конституциядә чагылдыру тәкъдим ителә торган хокукый формулировкалар өчен генә бармый. «Без заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау, гражданнарның ышанычлы социаль яклавы, нәтиҗәле хакимият, җәмгыятькә хисап тоткан ил өчен тавыш бирәбез. Без эшли торган ил өчен тавыш бирәбез», - диде Путин.
РФ Президенты сүзләренә караганда, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, илнең Конституциясында гражданнар өчен төп кыйммәтләрнең булуы беркетеләчәк. Бу-хезмәт кешеләренә һәм өлкән буын вәкилләренә хөрмәт, балалар турында кайгырту, аларны әхлакый һәм рухи тәрбияләү.
Шул ук вакытта Путин төзәтмәләр илнең тотрыклы үсешенә, кешеләрнең иминлегенә кагыла, дип өстәде. Алар Россия суверенитетын саклап калуга, тарихка, мәдәнияткә, туган телгә һәм аның халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
"Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр сезнең хуплавыгыз һәм ярдәмегез белән генә үз көченә керә", - дип нәтиҗә ясады РФ Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев