Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү үткәрү турындагы указга кул куйды

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирү коронавируслы пандемия аркасында күчерелде

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп законга үзгәрешләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә, Covid-19 таралышына бәйле булган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, узачак.
«Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә",-дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кичә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы 1 июльдә тавыш бирүне үткәрү өчен "туры килә торган көн" буларак каралуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирү коронавируслы пандемия аркасында күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев