Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: быел Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтелә

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә юллаган котлавында быел иген уңышы якынча 130 миллион тонна булуы көтелә, дип билгеләп үтте. "Известия" язганча, бу хакта Кремльнең сайты хәбәр итә.

"Бүген авыл хуҗалыгы, гомумән, агросәнәгать комплексы - икътисадыбызның иң динамик тармакларының берсе. Быел без Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтәбез - якынча 130 миллион тонна", - диелә котлауда.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗәлелеген аклады. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия бүгенге көндә бодай эксперты буенча дөньяда беренче санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев