Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин "Бердәм Россия" тәкъдиме буенча, бәйрәмнәрдә COVID-19 белән көрәшкән медикларга түләүләрне икеләтә арттырырга кушты

Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Путин «Бердәм Россия» партиясе тәкъдимен хуплады һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавируслы пациентлар белән эшләячәк табибларга түләүләрне ике тапкыр арттырырга кушты. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
«Хезмәт Кодексында, әлбәттә, Хөкүмәт Карары буенча коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле хәвеф-хәтәрләр өчен медицина хезмәткәрләренә түләнә торган махсус социаль түләүләр турында берни дә әйтелмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, бу яңа ел бәйрәмнәрендә генә булса да әлеге социаль түләүләрне икеләтә күләмдә түләргә кирәк дип саныйм», — диде Путин.
Ул билгеләп үткәнчә, бу социаль яктан нигезләнгән һәм гадел булачак, чөнки барлык табиблар да коронавирустан вакцина алмаганнар, шуңа күрә алар зарарлану куркынычы саклана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев