Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Психогимнастика

Психогимнастика күнегүләре комплексы ярдәмендә өлкәннәрнең хәтер һәм игътибар мөмкинлекләре арта, хәлләре яхшыра, логика һәм ассоциатив фикерләүләре үсә

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Р.Р. Шаммасова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен өлкән яшьтәге кешеләрнең когнитив активлыгын арттыру һәм сакларга ярдәм итү максатыннан даими рәвештә психогимнастика күнегүләрен кулланып төрле дәресләр үткәрә.
Психогимнастика күнегүләре комплексы ярдәмендә өлкәннәрнең хәтер һәм игътибар мөмкинлекләре арта, хәлләре яхшыра, логика һәм ассоциатив фикерләүләре үсә. Мондый күнегүләр шулай ук төрле авырулардан соң халәтләрен яхшырта, сөйләм күнекмәләрен стимуллаштыра. Дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрдә уңай хис-кичерешләр барлыкка килүгә ярдәм итәләр. Психогимнастика өлкәннәрнең психоэмоциональ иминлеген, социальләшергә ярдәм итә һәм аларның үз мөмкинлекләренә ышанычын үстерә, куркынычсызлык хисен арттыра.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев