Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Проблемасыз җирлекләр дә бар

Әмәкәй җирлегенә керүче ике авылда 214 хуҗалык исәпләнә. Җирлектә 55 буш йорт бар. Әмәкәйдә пропискада 413 кеше булып, аларның 275е генә авылда яши. Әлмәт авылында 54 кеше теркәлгән, шуларның 45е авылда көн күрә. Узган ел 2 бала туган, 8 кеше вафат булган.

Әмәкәй җирлегенә керүче ике авылда 214 хуҗалык исәпләнә. Җирлектә 55 буш йорт бар. Әмәкәйдә пропискада 413 кеше булып, аларның 275е генә авылда яши. Әлмәт авылында 54 кеше теркәлгән, шуларның 45е авылда көн күрә. Узган ел 2 бала туган, 8 кеше вафат булган. 
– Җирлектә су мәсьәләсе белән проблема юк. Әлмәт авылында башнясыз эшләү системасы көйләнгән, – ди җирлек башлыгы Илнара Шакирьянова. 
Авылның киләчәге өметле күренә. Мәктәп яшендә 42 бала бар, мәктәпкәчә яшьтәгеләре – 22. Эш яшендәгеләр – 240 кеше. Авыл җирлеге буенча 181 пенсионер һәм 39 инвалид, 18 студент исәпләнә. 
Әмәкәйдә узган ел җир салымы җыю 155 процентка үтәлгән. Транспорт салымын җыюдагы кыенлыкларны җитәкчелек бурычлы кешеләрнең, пропискада булып та, читтә яшәүләреннән күрә. 
Җирлектә барлыгы 263 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 132се – савым сыерлар. Сарык, кәҗә, ат асраучылар да шактый. Шәхси хуҗалыклардан җыйган сөт өчен эшмәкәр Илнур Муллагалиевның халыкка 183 мең сум акча түлисе бар иде, бурычын эшмәкәр кичә түләп бетергән. Авыл халкы бүген сөтен Азнакай эшмәкәрләренә тапшыра. Алар сөтне кыйммәт бәядән җыя, 15 көн саен исәп-хисап та ясап бара икән. 
Җирлектә бер крестьян-фермер хуҗалыгы, дүрт гаилә фермасы, җиде кече эшмәкәр һәм бер үзмәшгуль бар. Ильяс Миңнеразиев, Фәрит Якупов, Айбулат Хөснуллин һәм Роберт Талыйповның гаилә фермаларында 16-25әр мөгезле эре терлек исәпләнә. Берничә ел рәттән 7-8 гаилә райондагы кошчылык фермасыннан дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән каз бәбкәләре карый. 
Узган ел, дәүләт ярдәмен дә кушып исәпләгәндә, 1 млн 385 мең сум үзара салым җыйганнар. Бу средстволарга Әмәкәй авылында 1400 метр юлга гравий җәелгән. Клуб каршына парковка ясалган. Әлмәт авылына керә торган 500 метр юл күтәртелеп, 350 метрына гравий җәелгән. Киров урамындагы күпергә ремонт ясаганнар. Урам яктырткычлары сатып алганнар. Вахитов һәм Ленин урамнарында карт агачлар киселгән. Әлмәттә су будкасы ясау өчен материаллар сатып алганнар. Будканы авыл халкы ясаган. Чүп үләннәре чабу өчен ике чапкыч сатып алынуын да әйтергә кирәк. 
Җирлектә быел үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга карар кылганнар. Бу акчага җәйге һәм кышкы юлларны карап тору, урам юлларын ремонтлау кебек эшләр планлаштырылган. Сабантуй урынын тимер койма белән әйләндереп алу, зират коймасының бер өлешен профнастилга алыштыру, мәчетне ремонтлау, Әлмәт авылында су скважинасын төзекләндерү, урам утларын карап тору да күздә тотыла. 
Иске Карамалы авыл җирлегенең статистикасы бераз моңсурак. 2020 елда җирлектә ике бәби дөньяга беренче аваз салган. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 5 балага азрак, дигән сүз. 23 кеше гүр иясе булган, бу күрсәткеч алдагы елдагыдан зуррак. 
– Иске Карамалы авылы үзәгендә дәүләт программасы нигезендә кибет төзелде, обелискка гаубица алып кайтып куйдык. Һәр авылда да зиратларда чистарту, карт агачларны кисү оештырылды, – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов. 
Узган ел, дәүләт биргән субсидияне дә өстәп, 2 млн 908 мең сум үзара салым акчасы тупланган. Иске Карамалыда зират юлына гравий түшәлгән. Борхан мәчетенә тәрәзәләр куелган. Үзәк мәйданга балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Яшьләр урамында артезиан коесы ясаганнар. Кооператив урамында асфальт юлдагы чокырлар ямалган, мәктәп янында асфальт өслекле парковка ясалган. Күбәк, Яңа Карамалы авылларында урам юллары төзекләндерелгән. 
Иске Карамалыда бушап калган фермада Наил Муллин кошчылык һәм сарыкчылык белән шөгыльләнә. Нияз Хәкимов казлар үстерүне җайга салган. Ферманың бер өлешендә Айдар Маликов төзекләндерү эшләре алып бара. Яңа Карамалыда Ирек Хәмәдишинның кошчылык фермасында 7 кеше эш урыны тапкан. Илфат Вәҗетдинов Яңа Карамалыда бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнә. Түрештә Гомәр Әхмәтшинның гаилә фермасында 35 баш мөгезле эре терлек, 15 савым сыеры, 90 умарта тота. Илнара һәм Илгизәр Латыйповлар, хөкүмәттән 400 мең сум субсидия алып, яңа абзар салганнар. Җирлектә ит җитештерүчеләр дә шактый. Ел дәверендә 600-700 бозау сатылган. 
Иске Карамалыда үзара салымны быел да 700 сумнан җыярга булганнар. Бу средстволарга Иске Карамалыда буа ясау өчен проект эшләнәчәк, чишмә һәм коеларны төзекләндерү, су системасының Калмыя елгасын кисеп үткән урынында ныгытма кору, Иске Карамалыда су башнясын яңарту көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев