Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Проблемаларны бергәләп хәл итү кирәк

Яңа Усы һәм Метрәй ызандаш җирлекләр булса да, һәрберсенең үз традицияләре, үз шөгыльләре бар. Эш күрсәткечләре дә төрле.

Яңа Усы җирлегендә узган җыенда район башлыгы Рамил Муллин белән бергә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та катнашты. Җирлек узган елгы эш нәтиҗәләре буенча 2018 елда 11 урында булса, узган ел 9 урынга күтәрелгән. Башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Галина Романова таныштырды, спорт һәм мәдәни чараларны үткәрүдә, Космы һәм Дамиана чиркәвен төзүдә, чишмәләрне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә һәм авылдашларына рәхмәтен җиткерде:

– Иганәчеләр һәм Әлмәт шәһәрендәге рус православие епархиясе ярдәме белән чиркәүгә ут һәм җылылык кертелде, гравий өслекле юл ясалды. Узган ел җыенда халык күтәргән проблемаларны авылдашларыбыз ярдәме белән хәл иттек.

Җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Пискунова игътибарны чишелми калган мәсьәләләргә юнәлтте.

– Авылда бушап калган йортлар шактый. Аларның территориясен җыештыру, тәртиптә тоту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Урманнарны чүпләвебез дә безне бизәми. Ял иткәннән соң, бөтен чүп-чарын шунда калдырып китүчеләр еш очрый. Балаларыбызга экологик тәрбия бирүдә эшләп бетермибез, – диде ул.

Яңа Усы урманчылыгы урманчысы Ринат Гыймранов урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырды. Кагыйдәләргә бусынырга теләмәүчеләргә штраф күләмнәренең зур булуын әйтте.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың ил күләмендә тоткан урыны турында сөйләде:

– Татарстан Россия Федерациясе күләмендә генә түгел, ә чит илләр арасында да уңышлы алга баручы төбәк санала. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә хөкүмәтебез һәм җирле үзидарәләр белән бергәләп нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла.

 Яңа Усы авыл җирлегендә 307 кеше яши. 208 хуҗалыкта 70 савым сыеры бар. 2019 елда 5 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бер гаилә фермасы, шәхси эшмәкәр Пискуновның пекарнясы эшли.

Метрәй җирлекләр арасында үткәрелүче рейтинг нәтиҗәләре буенча 8 баскычка түбән төшкән. Җирлек башлыгы Айзат Гыйлфанов эшмәкәрлек юнәлешендә башкарылганнарга аерым тукталды.

– Җирлегебездә сөтчелек, кошчылык һәм игенчелек юнәлешендә эшләүче 13 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Бу юнәлештә районда 4 урында торабыз. Фермер Ирек Хәмәдишин, Иске Чакмак авылындагы буш ферма торакларын төзекләндереп, кошчылык юнәлешендә эшен дәвам итә. Рәшит Миңнегалиев, хөкүмәт грантын алып, 100 савым сыерга исәпләнгән торак төзеде, – диде ул.

Авыл җирлегенең ревизия комиссиясе рәисе Нәҗип Солтанов үзара салым акчасын җыюдагы проблеманы күтәрде.

– Узган ел җирлектә яшәүче 87 кеше үзара салымны түләмәгән. Бар кеше дә әлеге акчаны түләгән булса, дәүләт ярдәме белән ул 2 млн сумнан артыр иде. Бу акчага күпме эш башкарып булыр иде! Җыелган һәр сум авыллардагы проблемаларны хәл итү өчен тотыла. Быел үзара салым акчасын 1 мартка кадәр җыеп бетерергә, түләмәүчеләр белән аерым эш алып барырга кирәк, – диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы да фикерен җиткерде:

– Үзара салым акчасының җыелып бетмәве метрәйлеләрне бизәми. Җирлек башлыгына, әлеге мәсьәләгә аерым игътибар биреп, халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Җирлекнең рейтингта 13нче урынга төшүе дә уйландыра. Халык белән аңлашып эшләгәндә эш тә бара, сораулар да кими.

 

Метрәй авыл җирлегенә керүче Метрәй, Ольгино, Сал. Мухан, Иске Чакмак һәм Үрнәк авылларында 1114 кеше яши. Аларның 323е – пенсионерлар, 549ы – эш яшендә, 242се – мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәгеләр, студентлар.

Фәридә Гайнетдинова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев