Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент шәһәр мохитен яхшырту буенча халыкның тәкъдим-теләкләрен өйрәнүне йөкләде

Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.


( «Татар-информ»). Татарстанда язын нинди җәмәгатьчелек киңлекләрен беренче чиратта төзекләндерү кирәклеге буенча турыдан-туры тавыш бирү оештырылачак. Бүген Министрлар Кабинетында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга шундый йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген билгеләргә ярдәм итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре киләсе елларда җәмәгатьчелек урыннарын үстерү программасын төзегәндә татарстанлыларның теләк-ихтыяҗларын ачыклау өчен кулланылачак.

Россия Хөкүмәте карары буенча быелдан башлап җәмәгатьчелек киңлекләрен реконструкцияләү проектларын сайлаганда рейтинг тавыш бирү мәҗбүри булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев