Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Планнар зурдан

2020 ел истәлекле даталарга бай булачак. Шуларның иң мөһимнәре – ТАССРның 100 еллык һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилейлары. Район ветераннар советы президиумы утырышында да сүз шул хакта барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.

Утырышны ачып, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов мөһим даталар уңаеннан узачак чараларга тукталды:
– ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республикада үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр арасында “Балкыш” фестивале узачак. Әлеге фестивальдә безнең район өлкәннәре һәр елны матур чыгышлар тәкъдим итәләр. Быел район өлкәннәре арасында да шундый бәйге үткәрергә булдык. Ул “60+” дип исемләнер, мөгаен. Район мәдәният бүлеге бәйгенең нигезләмәсен эшли. Бәйге үткәрүнең төп максаты – авыл җирлекләрендә яшәүче сәләтле өлкәннәрне ачыклау, аларны актив тормышка тарту. Бәйгенең беренче туры авыл җирлекләрендә – зоналарда узар, дип планлаштырыла. Зоналарда җиңүчеләр район мәдәният йортында чыгыш ясаячак.
Бәйгене әзерләү һәм үткәрү комиссиясе төзү турында район ветераннар советы президиумы карар кабул ите. Комиссия составына район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов, Россия Пенсионерлар союзының Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы җитәкчесе Лилия Усманова кертелде.
Утырышта катнашучылар Россия пенсионерлар союзының Мөслим җирле бүлеге эшчәнлеге белән дә таныштылар. Бүлек җитәкчесе Рөстәм Шәрипов үзләре үткәргән чаралар, киләчәккә планнар турында сөйләде:
– Мөслим ветераннар советы районда гына түгел, республика күләмендә нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе исәпләнә. Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге белән ветераннар советы – бер-берсен тулыландырып торучы иҗтимагый оешмалар. Бүген өлкәннәрне активлаштыру, аларны сәламәт яшәү рәвешенә чакыру өчен күп эшләнә һәм җирлегебездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шушы көннәрдә генә өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча 24 сәгатьлек курслар тәмамланды. Курсларга дистәдән артык кеше йөрде һәм дәресләрдән бик канәгать калды. Компьютерны беләм дип исәпләгән килеш тә үзебез өчен күпме яңалык ачтык. Декабрьдә тагын ике юнәлештә яңа курслар эшли башлый. “Сәламәт яшәү рәвеше” курсларының нинди юнәлештә булачагы исеменнән үк күренә. Курсларның теоретик өлешендә үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов лекцияләр укыса, практик өлешендә сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итүче спорт күнекмәләрен өйрәнү күздә тотыла. “Туган якны өйрәнү” музеенда районыбыз авылларының тарихын өйрәнү буенча дәресләр тыңлаячакбыз. Дәресләрне музей хезмәткәрләре үткәрәчәк. “Авыл утлары” газетасында авыллар турында материаллар чыгып килә. Музейның үзендә дә авыллар тарихына багышланган тарихи язмалар бар. Әлеге дәресләргә йөрүчеләр, бәлки, үз авылларының тарихы белән таныштырырлар, дип уйлыйбыз. Киләчәктә өлкәннәр өчен “Хокукый белем мәктәбе” курсларын да оештырырга ниятлибез. Гомумән, өлкәннәр өчен яңалыклар күп булачак һәм без алар актив катнашырлар, дип өметләнәбез, – диде.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алга куелган бурычларның һәрберсенең мөһим икәнлеген билгеләп үтте:
– Төрле чараларда районыбыз өлкәннәренең дә катнашуы мөһим. Чөнки шул чорның авырлыгын иңнәрендә күтәргән, хезмәттә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан райондашларыбызның истәлекләрен тыңлау, аларны үсеп килүче буынга җиткерү – үзе үк тәрбия чарасы.
Сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, ТАССР тарихының тере шаһиты булган райондашларыбыз санаулы гына калып бара. Бүген, мөмкинлек барында, аларны олылап, ихтирамыбызны күрсәтеп калыйк. Актив тормыш алып баручы өлкәннәрдән үрнәк алып, яшьләр дә активлашыр, бәлки.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев