Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Петр I нең Казанга визитының моңарчы билгеле булмаган нечкәлекләре барлыкка килде

Челтәрдә патша-император Петр Iнең Казан губернасы башкаласына бердәнбер визиты турында сөйләүче видеоролик пәйда булды.

Хәзерге көндә дәүләт җитәкчеләренең төбәкләр буенча даими йөрүләре беркемне дә гаҗәпләндерми. Тарихка күз салсак, XVII гасыр ахырына кадәр Россия патшалары, каядыр еракка барып йөрмичә, Мәскәүдән генә ил белән идарә иткәннәр дигән күзаллау туа. Һәм менә хакимияткә яшь, көче ташып торган Петр патша килүгә, ил күләмендә гаять зур үзгәрешләр башлана.

Петр I, беренче чиратта, Кремльдәге Благовещение со­борын карый, Богородица мо­настырена бара, митрополит Тихон III нең, Казан губернасы губернаторының, вице-губер­наторның хезмәт урыннарын­да була, Татар бистәсенә барып, бистә татарларыннан сайланыл­ган кешеләр белән һәм башка «гражданнар» белән аралашкан дигән имеш-мимешләр дә сакла­нып калган. Патшаның 30 майда Казанда үзенең 50 яшьлек юби­леен билгеләп үткәнлеге дә бил­геле. Аның шәһәрдә озакка тук­талуы да шушы вакыйга белән бәйле булса кирәк. Әмма башка сәбәпләре дә бар әле.

Петр I заманында беренче ма­нуфактуралар – кул көче кулла­ныла торган эре предприятиеләр төзелә башлый. 

Казанның иң бай сәүдәгәре Иван Афанасьевич Михляевның шәхси сукно предприятиесендә була.

Иван Михляев императорның шәһәргә килүе истәлеге итеп үз хисабына изге апостоллар Петр һәм Павел собо­рын төзергә сүз бирә, һәм йорты янәшәсендә 1726 елга яңа собор үсеп чыга. 

Петр I Казан адмиралтействосы эшчәнлегенә аеруча зур игъти­бар бирә. Ник дигәндә, верфьтә Персия походына дип кораблар төзиләр, аннары Казан губернасы Петербургтагы төп верфьләргә ко­раб төзү өчен кирәкле булган агач материалларын әзерләп җибәрүче үзәк булып тора. Суднолар төзү үзәге Казансуның Иделгә ку­шылган турысында XVII гасыр­да да булган. Шундагы Бишбалта бистәсе янәшәсендәге буш яткан җирләргә 1718 елда рәсми указ нигезендә балта осталары, так­та яручылар, мичкә ясаучылар һәм башка верфьтә эшләүче һөнәр осталары мәҗбүри күчереп утыр­тыла. Предприятиене зурайтып, яңа биналар салына, эшчеләрнең Адмиралтейство бистәсе төзелә. Персия походына дигән кораблар­ны монда ясап, Идел буенча Әс­терханга төшерүне кулай күрәләр.

Петр I Адмиралтейство конто­расында Казаннан Петербургка җибәрелүче агач материалларның ведомостен тикшерә, әлеге доку­мент буенча җибәрелгәннәр белән Петербургта кабул итеп алынган материаллар ведомостен чагыш­тырып карарга дип, Адмирал­тейств-коллегиягә указ җибәрә. Персия походына суднолар төзү өчен, Түбән Новгородта да Казан­дагы кебек үк верфь төзергә әмер бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев