Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике елга алданрак чыга ала

Зур хезмәт стажына ия булучылар 2019 елдан пенсиягә гомуми кабул ителгән пенсия яшеннән ике елга алданрак чыга ала: ир-атлар өчен стажның 42 ел (әмма 60 яшьтән иртәрәк түгел), хатын-кызлар өчен 37 ел (әмма 55 яшьтән иртәрәк тгел) булуы шарт.

Мондый пенсия өчен  иминият стажы гына исәпләнә, ягъни хезмәт эшчәнлеге. Армия хезмәте, бала тәрбияләү буенча ял, эшсезлек буенча пособие алу чоры, өлкән яисә инвалид кешене тәрбияләү һ. б. иминият булмаган чорлар мондый стажга керми.

Гражданнар бүгенге көнгә булган стажларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетында яисә дәүләт хезмәтләре порталында тикшерә ала. Стаж турындагы мәгълүматлар булган лицевой счеттан өземтәне Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән яисә күпфункцияле үзәктән алырга була. Лицевой счетта ниндидер эш чорлары исәпләнмәгән булса, пенсия билгеләгәндә ул мәгълүматлар исәпкә алынсын өчен, раслау документларын пенсия бүлегенә тапшырырга кирәк.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев