Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиядә булмасаң да алып була

Пенсия фондының территориаль органына пенсия яше тулмаган гражданнар тупланма пенсияләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез: иминиятләнгән затлар, ягъни 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, тупланма пенсияне алырга хокуклы. Моның өчен картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартларның үтәлүе мөһим: тиешле иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентының битлгеләнгән күләме булу. Мәсәлән, 1964нче елның 20 июнендә туган хатын-кыз картлык буенча иминият пенсиясенә хокукка 2019нчы елның 21 декабрендә ия була, ә тупланма пенсияне сорап, ул быелның 21 июнендә үк мөрәҗәгать итә ала.

Зыянлы производствода, кайнар цехларда, авыр эштә һ. б. эшләрдә эшләү сәбәпле, иминият пенсиясенә вакытыннан алда хокуклы затлар (“списочниклар”), шулай ук күп балалы әниләр, инвалид баланың ата-анасы һәм башка категорияләргә керүче гражданнар картлык буенча вакытыннан алда пенсия рәсмиләштергәндә 60 һәм 55 яшькә җиткәнче тупланма пенсияләрен алырга хокуклы. Тупланма пенсиягә күчерелгән средстволар суммасын Пенсия фонды сайтындагы шәхчи кабнетта белергә мөмкин.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев