Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия түләү һәм тарату графигы үзгәрә

Май аендагы ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсия түләү һәм тарату графигы үзгәрә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге.

Пенсияләрен почта аша график буенча өченче числодан бишенче числога кадәр алучыларга пенсия 2 майда биреләчәк (почта элемтәсе бүлекчәләренең эше режимында). График буенча 9 числода алучыларга пенсия шулай ук почта элемтәсе бүлекчәләренең эше режимында 7-8 май көннәрендә тапшырылачак. Башка числоларда алучылар пенсияләрен билгеләнгән график нигезендә  республика почта элемтәсе бүлекчәләре эше режимында алачак.

Кредит оешмалары аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр алдан билгеләнгән график нигезендә башкарылачак.

Почта элемтәсе аша пенсия алу мәсьәләләре буенча үзегезнең почтальоныгызга мөрәҗәгать итәргә яисә почта элемтәсе бүлекчәсенә яки 8-800-100-00-00 телефоны аша Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга була.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев