Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия һәм мәҗбүри медицина иминияте турындагы законнар үтәлеше тикшерелә

Федераль закон нигезендә, 2010 елдан башлап, Пенсия фонды һәм cоциаль иминият фонды территориаль органнарына бергәләп урыннарда тикшерү үткәрү мөмкинлеге бирелде. 2017 елда шундый 12 тикшерү үткәрелде, 12 оешмада җитешсезлекләр табылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, пенсия һәм мәҗбүри медицина иминияте турындагы законнарны үтәмәгән өчен, өстәмә рәвештә 119 мең 793 сумлык иминият түләүләре, пеня һәм штрафлар исәпләнде. Район буенча 2017 елда урыннарда тикшерү үткәрү графигы тулысынча үтәлде.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, оешмалар иминият түләүләренә эштән азат ителгәндә файдаланылмаган отпуск өчен компенсацияне; командировкада булган эшчеләрнең көнлек чыгым түләүләрен; административ штрафлар суммасын; хезмәт күрсәтү килешүләре суммасын кертмиләр.

Пенсия фондына иминият түләүләрен исәпләү һәм күчерүдә закон бозуларны тикшерү максатында мондый чаралар 2018 елда да үткәреләчәк.

Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев