Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пьедесталда янәдән полиция хезмәткәрләре

Билгеле булганча, ай дәвамында җирлегебездә Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган XXV Кышкы спартакиада уеннары бара. Узган атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә авыл җирлекләре арасында җиңүче билгеләнсә, бүген 28 февраль көнне бу исемгә районның оешма-предприятиеләре командалары көрәште.

"Нептун" йөзү бассейны базасында командалар канат тарту һәм йөзү буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге, барлыгы 1003 очко туплап, беренче урынны алды. Икенче урында - Мөслим урта мәктәбе һәм лицейның җыелма командасы (938,5 очко), 3 урында - Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" йөзү бассейны җыелма командасы (903 очко), 4 урында - район үзәк хастаханәсе командасы. Җиңүчеләргә спорт инвентарьләре алу өчен акчалата сертификат та тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев