Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Печән җиткән чак

Без бәләкәй чакларда печән әзерләү олы һәм авыр мәшәкать кебек иде. Авылда мал күп булгангадыр, печәнлек табу да проблема булды. 

Халык, таңнан торып, болынга чыгып китә. “Минеке”, “тегенеке” дип тарткалашып та алалар. Кайбер колхоз җитәкчеләре печән әзерләү өчен бер-ике көн ял бирә иде. Лесник белән дуслыгы булганнар посадка эләктереп кала. Ләкин бу – михнәтле рәхәт. Ул посадкага агач үсентесе утыртасың. Аларны чүп басып китмәсен өчен чистартып торырга кирәк. Печән вакытында агачны ялгыш чапсаң, погон метрга тиешле үсентең җитми дә җитми. Аннан лесник абыйдан эләгә. Олылар чабып кайткан печәнне әйләндерү, җыю, күбәләү бала-чагага, әби-бабайларга кала. Җәһәннәм тишегендәге печәнлеккә җәяү теркелдисе. Барып җиткәнче әлсерәп бетәсең. Печәнне алып кайту өчен бердәнбер техника – ат. Рәтләп өймәсәң, дөрес итеп бастырыкламасаң, юлда йөгең авып чиләнәсең. Балачакта гына түгел, үзебез гаилә корып башка чыккач та атналар буе урманда печән әзерләп яттык. Бер карасаң, бала-чага белән табигать кочагында ятуы рәхәт тә иде анысы. Иллә-мәгәр әзерләгән печәнне яңгырга чылатмыйча алып кайтканны хәтерләмим. Сәндерәңне тыгызлап тутырганнан соң, туры лапас өстенә өяргә дә калса печәнең, синнән дә бәхетле кеше булмый иде дөньяда.
Хәзер инде чалгылар, агач тешле тырмаларны музейга экспонат итеп кенә куймалы. Бензинга эшләүче кул чапкычлары, трактор “косилка”сы белән генә чабалар печәнне. Әйләндерү, җыю кадәресе дә техника җилкәсенә калып бара. Малларның кышлык ризыгын рулонлап кына алып кайтучылар да, сәндерәгә техника белән генә “ыргыту”чылар да бар. Печәнлек эзләп интегүчеләр дә юк. Чөнки авылда мал асраучылар кимеде. Аннары күпләр бәрәңге бакчасының шактый өлешен, ташландык бакчаларны да печәнлек итте. Пай җиренә печән җире эләккәннәрне әйтәсе дә юк. Эскерт-эскерт әзерлиләр терлек азыгын. Артканын саталар. “Печән булгач, башкасы табылыр”, – дип, терлек санын да киметергә уйламыйлар. Азык әзерләү хәзер дә рәхәт түгелдер, анысы. Әмма бер михнәтнең мең рәхәте дә бар. Мал-туарың булса, өстәлең тулы сый-нигъмәт. Балаларың, туган-тумачаң да ач булмый.
 Әлфинур Ногманова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев