Шәфкатьлелек бизи күңелне
Балаларга сыйфатлы итеп карау гына түгел, уңай эмоцияләр һәм аралашу да кирәк.
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре өйдә тәрбияләнгән, мөмкинлекләре чикле булган балалар янына патронажга барды. Әлеге проектның максаты – балаларны социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм ата-аналарны эмоциональ бушату. Кызганычка каршы, андый балаларның һәм яшьләрнең күбесе мәҗбүри изоляцияләнгән хәлдә. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр башка балалар белән аралашуда зур кыенлыклар кичерә, аларның гаиләләре яшәү урыны буенча социаль округ белән конструктив элемтәләр урнаштыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Балаларга сыйфатлы итеп карау гына түгел, уңай эмоцияләр һәм аралашу да кирәк. Бу бурычны волонтер-визитерлар үз өстенә ала, алар балаларга эмоцияләр белдерергә генә түгел, хәтер, күрү сәләтен, вак моториканы үстерергә дә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев