Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пассажирлар йөртү буенча маршрутлар хәрәкәте яңартыла

Транспорт предприятиеләрендә, автовокзалларда һәм автостанцияләрдә биналар һәм транспорт чаралары дезинфекцияләнгән, килүчеләрнең социаль дистанциясен үтәү өчен чикләү полосалары ясалган.

12 майдан Татарстанда муниципалитетлар арасында даими пассажирлар йөртү буенча маршрутлар хәрәкәте яңартыла. Транспорт предприятиеләрендә, автовокзалларда һәм автостанцияләрдә биналар һәм транспорт чаралары дезинфекцияләнгән, килүчеләрнең социаль дистанциясен үтәү өчен чикләү полосалары ясалган. Шулай ук персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Рейсларның ешлыгы һәм даими рәвештә башкарылуы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү максатыннан, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, корректировкаланачак. Пассажирларга шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар булырга тиеш. Санитар таләпләрнең үтәлеше контрольдә тотылачак.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев