Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспортлы булдылар

27 апрель көнне “Мөслим туган як музее”нда районыбызның 14 яше тулган гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләү өчен: шагыйрь, Мөслимнең Мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Гайнетдинова, район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе  Роза Маракина, район гражданлык хәле актлар теркәү бүлеге хезмәткәре Диләрә Шакирова , Мөслим үзәк китапханә җитәкчесе Айсылу Мадьярова да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Әлеге документны саклап тоту кирәклеге турында искәрттеләр.  Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнарына истәлек бүләкләре дә бирелде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев