Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасха – якты бәйрәм

Православие халкы 19 апрельдә Пасха бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә.

Пасха яз аенда, табигать уянган чорда билгеләп үтелә. Христианнар бу бәйрәмдә тормыш яңара, яшәеш тантана итә дигән ышану белән яши. Христосның үлеп терелүен исә игелекле гамәлләргә чакыру дип кабул итә.
– Яңа Усы авылы кызы мин. Авылыбыз белән бәйрәмне зурлап билгеләп үтә идек. Бәйрәм алдыннан өйне чистартып, ишегалларын, каралты-кураларны җыештырып, “генераль уборка” ясалды. Бөтен җир чиста булырга тиеш иде. Әнием Екатерина белән әтием Дмитрий да Пасханы түземсезләнеп көтеп алдылар. Иртәгә бәйрәм дигән көнне әни тәмле кулич пешерер иде. Бергәләп йомыркалар буяган истә. Моның өчен суган кабыгы суын кулландык. Элек бит хәзерге кебек махсус буяулар булмады. Бала-чага, өйдән-өйгә йөреп, йомырка җыярга чыгып китә иде. Бер атна үтеп, сишәмбе көнне зиратка бару традициясе дә бар иде. Бала вакыттан иң яраткан бәйрәмне бүген дә көтеп алам, балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән үткәрәбез, – ди Мөслимдә яшәүче Люба Хәйбрахманова.
Шатлык белән тулы, җылы һәм тантаналы бәйрәмне христиан халкы православие календаренең төп бәйрәме дип саный. Җирлегебездәге керәшен халкы аны Олы көн бәйрәме дип йөртә. Бәйрәм итү төнлә яисә иртән чиркәүдә гыйбадәт кылудан башлана.
– Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Пост вакытында сөтле һәм итле ашлар ашалмый. Озакка сузылган посттан соң табын бик мул итеп әзерләнә. Бу көнне, изге теләк әйтеп, бер-береңә йомырка бүләк итәләр. Тормыш символы булган йомыркалар саны никадәр күбрәк, шатлык-куанычлар “капчыгы” да шулкадәр зур булачак дигән ышану бар, – ди райондашыбыз Надежда Петрова.
– Олы көнгә каршы төнне без серле дип саныйбыз. Гаиләбез белән йокламаска тырышабыз. Чөнки бу төндә бәхет өләшәләр, йоклап калсаң, бәхеттән коры каласың дигән ышану да бар. Пасха алдыннан, бәйрәмгә каршы кичтә мунча керү гадәте дә бар. Кичен йомыркаларны төрле төскә манганда күңелдән изге теләкләр дә телибез. Йомыркаларны туганнарыңа, дусларыңа, якыннарыңа тарату аеруча күңелле, – ди Мөслимдә яшәүче Светлана Җәләева.
Пасха алдыннан тотылган ураза вакытында гайбәт тарату, начар гамәлләр башкару иң зур гөнаһлардан санала. Бөре кабарткан тал ботакларын алып кайтып, өй ярыгына, тәрәзә төпләренә кадап куя торган булганнар. “Бәрмәнчек йоласы” дип аталган ул. Кияүгә чыккан яшь хатыннар, шул тал песиен ашап, күптән көтелгән әни булу бәхетен дә татыган, ягъни бәйрәмнән соң авырга уза торган булганнар. Гомумән, православие халкында Пасха белән бәйле төрле ышаныч-юраулар яши. Һәркем бәйрәмне матур итеп уздырырга тырыша, бер-берсенә бүләкләр бирә, изге теләкләр тели. Бу көнне булган күңел күтәренкелеге ел буена җитә, ди алар.
  •  
    Лилия Шәймиева
  •  
    Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев